Опера
Опера | |
Нигезләнү датасы | XVI гасыр |
---|---|
Чыгыш иле | Европа |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Performing arts[d] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 23 082 |
Опера Викиҗыентыкта |
Опера (итал. opera — әсәр) — музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре.
Сәхнә алдындагы түбән урында оркестр урнаша. Оркестрның пәрдә ачылганчы уйнаган музыкасы увертюра, кереш дип атала. Увертюра тамашачыларны тыңланачак әсәрне кабул итәргә әзерли. Анда, гадәттә, операның төп көйләре яңгырый. Шулай итеп, увертюра кешедә билгеле бер халәт тудыра, һәм, пәрдә ачылып киткәндә, кеше үзен башка дөньяда дип хис итә. Матур декорацияләр операда бара торган вакыйгаларның урынын күз алдына китерергә ярдәм итә.
Декорацияләрне, актерлар өчен киемнәрне рәссам¬нар иҗат итә. Опера артистлары рольләрне драма артистлары кебек үк уйныйлар. Тик опера геройлары хис-кичерешләрен арияләр, җырлар аша белдерәләр. Әгәр берничә катнашучы бергә җырласа, бу — ансамбль була. Опера хоры да спектакльдә бик әһәмиятле роль уйный.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хабибуллина 3. Н. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8-нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ 3. Н. Хәбибуллина, X. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов.— Яңартылган 3 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2005.— 207 б. ISBN 5-7761-1469-1