Break (төймә)
Pause/Break (ингл. pause «тыныш», «туктатып торыру» һәм ингл. break «өзәргә») — санак төймәсарының төймәсе. Агымдагы процесс��ы өзү өчен кулланыла. Гадәттә төймәсарда Print Screen һәм Scroll Lock төймәләре белән бер бүлемдә урнашкан.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
IBM PC’га ярашлы санакларның BIOS’лары бу төймәгә ике функция биргәннәр иде. Төймәгә бер генә басу (Pause), эйләндерелә торган листингка текәлеп карарга мөмкинлек биреп, санакның эшен туктаткан; бу санаклар әкрен булган чакта зарур булган. Эшне дәвам итү өчен теләсә нинди төймәгә басырга таләп ителгән. Ctrl төймәсе белән бергә Break’ка басу программага туктату билгесен җибәргән (туктату 1B
16). Бу билгегә җавап бирергә ме, юк мы — программадан караган; кагыйдә буларак, консоль программалары Ctrl + Break төймәләр тиңдәшлегенә басу буенча ябылганнар, катлаулы интерфейслы программалар берничек тә бу басуга җавап бирмәгәннәр.
Break белән бүгенгесе көндә куллану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бу төймәнең чыгыш әһәмияте — санакны туктатып торырга — BIOS’ның үз-үзенә тикшерү ясаган вакытта гына һәм гади операцион системаларда гына (мәсәлән, DOS’та) эшли.
- Ә Ctrl + Break һәм Ctrl + C[1][2] төймәләр тиңдәшлекләре консоль интерфейсларының кубесендә, агымдагы процессны өзеп, бүгенгесе көндә дә эшлиләр.
- Җәемне автоматик юнәлешен үзгәртү программалары (Punto Switcher, X Neural Switcher) бу төймәне кертелгән текстны яңадан (кабат) җыю өчен кулланалар, чөнки график кушымталарда бу төймә сирәк кулланыла.
- Windows операцион системаларында ⊞
Win + Pause төймәләр тиңдәшлекләре системаның үзлеклəр тәрәзәсен чакыра.
- Санак уеннарының кайберсендә уенны туктатып тору өчен кулланыла.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ "CTRL+C (Break)". Msdn.microsoft.com.
- ↑ "Debug Break". Msdn.microsoft.com.