Эчтәлеккә күчү

Бермуда утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бермуда утраулары latin yazuında])
Бастыру юрамасы башка кулланылмый һәм аңарда эшкәртү хаталары булырга мөмкин. Зинһар өчен, браузерның сакланмаларын яңартыгыз һәм моның урынына браузерның компьютер көйләгән бастыру функциясен кулланыгыз.
Бермуда утраулары
Байрак
Илтамга
Шигарь Whither the Fates carry (us) Edit this on Wikidata
Халык саны 65 024 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1612 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел инглиз теле
География
ИҖБ Британиянең диңгезарты территорияләре
Мәйдан 53 км²
ДДӨБ 25 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 32.32°N 64.74°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Бирмут утраулары парламинте
Хөкүмәт башлыгы Эдвард Дэвид Бёрт
Карта
Икътисад
ТЭП 7127 миллион US$ (2021), 7551 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге бирмут дуллыры
Туу күрсәткече 1.63 (2014)[1]
Яшәү озынлыгы 81.22707 ел (2016)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 120 вольт
Телефон коды +1441
ISO 3166-1 коды BM
ХОК коды BER
Интернет домены .bm

Бермуда утраулары (ингл. Bermuda) — Атлантик океанының төньяк-көнбатышындагы мәрҗән утраулар төркемендә, Төньяк Әмирикәдән 900 км көнбатыштарак урнашкан Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.

Мәйданы 53,3 км². Халык саны 64 237 кеше (2010), шуларның 58%-ы — кара тәнлеләр һәм мулатлар, 31 % — ак тәнлеләр, 4 % — азиялеләр һәм һиндлеләр.

Мәэмүри үзәк — Һамилтон шәһәре (Бермуда утравында). Утрауларның иң зурысы — Бермуда утравы. Дымлы тропик климат. Явым-төшемнәр саны 1350 мм тирәсендә. Иң салкын айның (март) уртача темпе��атурасы +16,7°, иң эссе айның (август) температурасы +26,7°. Туризм зонасы. Банан, цитрус үсемлекләре, иртә пешә торган яшелчәләр һәм гөлләр (экспорт өчен) җитештерелә. Испан денгиз сәяхәтчесе Һуан Бермудес тарафыннан 1522 елда кәшеф ителгән.

Бермуда утраулар диңгез юллары киселешендә урнашкан.

Тугыз округ һәм ике муниципалитетка бүленгән.

Британ губернаторы тышкы сәясәт, саклану һәм полиция мәсьәләләрен хәл итә. Эчке тормышын тәртипкә салу белән икепулатлы парламент шөгыльләнә. Башкарма хакимиятнең башлыгы — премьер-министр.

Диннәр

Бермуда утрауларында яшәүче диндарларның зур күпчелеге христианнар[3] (46,2 % ы протестантлар: англикан чиркәве тарафдарлары – 15,8 %), католиклар – 14,5 %, диннәрен билгеләмәгәннәр ― 6,2 %, атеистлар ― 17,8 % (2010 елгы халык санын алу буенча). Йәһвә шаһитлары — 2011 елга 1,3 %, Ислам дине тарафдарлары – 1 % , башкалар – 3,9 %.

Искәрмәләр

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Religions in Bermuda | PEW-GRF. Globalreligiousfutures.org. әлеге чыганактан 2018-01-04 архивланды. 2022-02-05 тикшерелгән.