Эчтәлеккә күчү

Кыйтгалардан килә татар сүзе (китап)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыйтгалардан килә татар сүзе (китап) latin yazuında])
3 июн 2024, 08:05 юрамасы; Фәрһад (бәхәс | кертем)
(аерма) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерма) | Яңа юрама → (аерма)


Кыйтгалардан килә татар сүзе
Мөхәррир

Люция Гыйззәтуллина[1]

Автор:

Фәния Хуҗахмәт[2] һәм Айзирәк Гәрәева-Акчура[3]

Жанр:

тупланма

Оригинал теле:

татар

Нәшер итүче:

Милләт

Чыгарылыш:

2022 ел

Битләр:

416 б.

ISBN:

ISBN 978-5-885247-244-5

«Кыйтгалардан килә татар сүзе» ― 2022 елда Казанның «Милләт» нәшриятында татар телендә нәшер ителгән әдәби-нәфис басма. Әлеге китапта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең татар рухы белән сугарылган иҗат үрнәкләре тупланган.



Китапны гамәлгә куючы һәм нәшер итүче ― Фәния Хуҗахмәт.

Тиражы ― 500 данә.

Әлеге китап чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең җирсү хисләре белән сугарылган иҗат үрнәкләре белән таныштыра. Бүгенге көндә чит илләрдә яшәп, үзләренең талантлары белән әдәбият үсешенә өлеш керткән татар телендә иҗат итүче милләтәшләребезнең мондый уникаль әсәрләр җыентыгы беренче тапкыр тәкдим ителә.