Муса Җәлил һәйкәле (Күкчәтау)
Һәйкәл | |
Муса Җәлилгә һәйкәл
| |
Муса Җәлилгә һәйкәл | |
Урын | Казакъстан Акмола өлкәсе, Күкчәтау, Төзүчеләр аллеясе |
Сынчы | А. А. Аполлонов |
Төзелеш | 2016—2022 еллар |
Материал | кара мәрмәр, бронза |
Муса Җәлилгә һәйкәл Казакъстанның Акмола өлкәсе Күкчәтау (каз. Kökşetau, Көкшетау) шәһәрендә урнашкан.
Һәйкәл Казакъстанның Акмола өлкәсенең татар-башкорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һәйкәл 2022 елның 25 августында, каһарман-шагыйрьнең җәзаланган көнендә, Казакъстанның Акмола өлкәсе Күкчәтау шәһәрендә Төзүчеләр аллеясендә, өлкә китапханәсе белән 2нче лицей-мәктәп арасындагы скверда ачылган[1].
Бюст 2016 елның августында ук Казакъстан Республикасы Акмола өлкәсенең татар-башкорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән, әмма аны урнаштыруга рөхсәт 2022 елда гына алынган[2].
Бюстның авторы — танылган Россия скульпторы Александр Аполлонов. Бронзадан Краснодар краенда коелган.
Юбилей елында М. Җәлил бюстын булдыру инициаторы – «Казгеодезия» РГКП «Солтүстік геодезия» филиалы директоры Эльдар Азизов[3] (Россия эшмәкәре Леонид Сердюков ярдәме белән). «Регионстрой» төзелеш фирмасы (җитәкчесе Александр Дворцев) һәйкәл өчен нигез әзерләү буенча түләүсез төзелеш эшләре алып барган [4].
1922 елга кадәр Муса Җәлил комсомолның Кыргыз АССР Орск өяз комитеты хезмәткәре була һәм, казакъ телен яхшы белеп, еш кына казакъ аулларында була, анда җирле яшьләр белән очрашулар үткәрә[2].
Ачылу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасының Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, Акмола өлкәсенең татар-башкорт этномәдәни берләшмәсе рәисе Рафаил Сулькарнаев, Акмола өлкәсе акимы урынбасары Асдос Рамазанов, Күкчәтау акимы Бауржан Гайса, Казакъстан халык ассамблеясе рәисе урынбасары – Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессының идарә рәисе Тәүфыйк Кәримов, Акмола өлкәсе чечен-ингуш «Вайнах» этномәдәни җәмгыяте рәисе Герихан Яндиев һәм шәһәр җәмәгатьчелеге катнашкан[5].
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төзүчеләр аллеясендә, Акмола өлкә китапханәсе белән 2нче лицей-мәктәп арасындагы скверда (кечкенә бакча) кара мәрмәр аслыкка Муса Җәлилнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь тоткында итеп ясалган, ачык күкрәге аркылы-торкылы баулар белән чорналган. Бюсттан астарак, постаментка беркетелгән металл табличкага 2 телдә (казакъча, русча) «Мұса Жәлел / Муса Джалиль / Musa Jalïl (1906―1944)» дип язылган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Оксана Матасова. Бюст Мусы Джалиля открыли в Кокшетау. МИА «Казинформ», 25.08.2022
- ↑ 2,0 2,1 В Кокшетау состоялось торжественное открытие бюста Героя Советского Союза Мусы Джалиля. Всемирный конгресс татар
- ↑ Вероника Бурда. «Жизнь моя для народа — все силы ему». «Акмолинская правда», 24.01.2017(рус.)
- ↑ В граните память сохраняя… Всемирный конгресс татар, 24.01.2017
- ↑ В Кокшетау торжественно открыли памятник Мусе. ВКонтакте
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В Кокшетау торжественно открыли памятник Мусе. ВКонтакте
- В Кокшетау состоялось торжественное открытие бюста Героя Советского Союза Мусы Джалиля. Всемирный конгресс татар
- Оксана Матасова. Бюст Мусы Джалиля открыли в Кокшетау. МИА «Казинформ», 25.08.2022(рус.)