Эчтәлеккә күчү

Кулланучы бәхәсе:Derslek

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Derslek latin yazuında])

Шаблоннар

Хәерле көннәр! Зинһар, игътибар итегез: Википедиядә шаблоннар һәрвакыт аерым сәхифәләрдә ясала. Төркем яки мәкалә эченә аларны урнаштыру мәкаләне төзәтүчеләргә авырлык тудыра. Рәхмәт!--Рашат Якуп 22 май 2011, 06:46 (UTC)[җавап бирү]

Рәхмәт, рәхмәт. Шаблоннар белән эшләргә өйрәнәм генә. Ул шаблонны мәкаләгә ничек дөрес урнаштырып була?
Мәкаләгә урнаштырумы? {{Шаблон исемен}} язу гына кирәк. Шаблонны үзен Үрнәк: сүзе белән башларга кирәк. Мәсәлән, {{Аурупа дәүләтләре}} дигән текстны язасыз да, шаблон күренә башлый.--Рашат Якуп 22 май 2011, 12:28 (UTC)[җавап бирү]

Кызыклы факт

Хәерле көн! Мин башбиткә кызыклы мәгълүматлар җыям. Сез язган мәкаләдә дә берәү бар: Ямады, «Ямады татар мәктәбеннән 13 фән докторы, 50 фәннәр кандидаты чыккан.» Ләкин чыганаклары юк, шуңа дөреслеген тикшерә алмыйм. Якшәмбегә кадәр шул сүзләрне исбатлаган абруйлы чыганакны языгызчы.--Zahidulla 24 май 2011, 11:59 (UTC)[җавап бирү]

Сәлам. Әлбәттә чыганагы бар, абруен үзегез чамалагыз. Башкортстандагы татар мәктәбенә - 100 ел
Рәхмәт! --Zahidulla 24 май 2011, 12:38 (UTC)[җавап бирү]

Менә тагын шундый ук хәл. --Zahidulla 9 июл 2011, 05:41 (UTC)[җавап бирү]

belem.ru сайтында Әбүбәкер Терегулов Уфада туган диелгән, ә сез аны ничектер Каргалы белән бәйләгәнсез. Ничек? --Zahidulla 24 май 2011, 12:36 (UTC)[җавап бирү]

Монда противоречие юктыр. Терегуловларның һәммәсе диярлек Каргалыдан чыккан кешеләр. Әбүбәкернең дә ата-анасы шунда туган. Каргалыда туган Әмирхан Еники аның ырудашы, үзе язганча, Казанга укырга килгәч беренче вакытын Терегуловларның квартирында яши. Бернинди ялгышлык юк. Derslek 24 май 2011, 12:48 (UTC)[җавап бирү]

«Изге хезмәт» ордены

Изге хезмәт өчен
Татар халкының мәнфәгатьләрен яклаган һәм дөреслеккә омтылган өчен. Zahidulla 9 июн 2011, 09:36 (UTC)[җавап бирү]


Алдагы планнарда Татарстан торак пунктлары турында робот ярдәмендә мәкалә төпчекләре ясау тора. Сез соңгы арада татар авыллары турында шактый күп мәкаләләр яздыгыз. Бу планга ничек карыйсыз? Бәлки киңәш-тәкъдимнәрегез бардыр.--Zahidulla 10 июн 2011, 11:16 (UTC)[җавап бирү]

Просьба

Большое спасибо за ваш вклад в татарификацию списка населенных пунктов Татарстана (Википедия:Ботозаливка/Татарстан 1). Мне неудобно просить: могли бы Вы продолжить эту работу, если у Вас найдется время. Вы эксперт в этой области. У меня практически все готово, после завершения списка и небольшой настройки бота можно будет начать заливку. Eric 256 30 июн 2011, 03:06 (UTC)[җавап бирү]

Рәхмәт, алайда мин ул өлкәдә эксперт түгел, кичерә күрегез. Татарстан буйлап йөргәндә юл күрсәткечләрен укып барасың да, монда һәрҗирдә татар исемнәрен бозып язучы урыслар яши дип уйлыйсың. Елгаларга татарча атама язарга бөтенли кирәксенмиләр. Шуңа да мин ул эшне ташларга уйламыйм. Булдыра алган кадәр эшләргә исәп бар. Әлеге дә баягы вакыт бик тар. Уңышлар сезгә. Derslek 30 июн 2011, 15:13 (UTC)[җавап бирү]
"Я" бүлеге тәмамланды. Ышанычлы чыганакны, ниһаять! таптым. ----Айдар Шәйхи (Ajdar) 2 июл 2011, 07:44 (UTC)[җавап бирү]

Тырышлык йолдызы

Тырышлык йолдызы
Озын вакыт дәвамында википедиягә үзгәртүләр кертү өчен --Рашат Якуп 16 июл 2011, 15:50 (UTC)[җавап бирү]
Тырышырга шат!--Derslek 16 июл 2011, 16:02 (UTC)[җавап бирү]

Юнәлтүләр

Кириллицадан латинга юнәлтүләр ясамавыгызны сорыйм. Мисал: Касыйм Qasıym. Мәсәлән, Актанышка да ясалган булган, ә булмаса аны Eric 256 ясаган булыр иде (күпкә яхшырак), хәзер ул мәгълүмат юк, мәкалә кыскарак.--Zahidulla 20 июл 2011, 14:16 (UTC)[җавап бирү]

Сезнеңчә, Qasıym, Qasım xanlığı, Şahğali һ.б. мәкаләләрне бетереп, алар урынына яңа язмалар язарга кирәкме? Юнәлтү булмаса, аларны әлбәттә кемдер кирилда яңабаштан яза башлар. Мондый ихтималлык зур. Ләкин бу бит кагыйдәләргә каршы бару дигәнне аңлата. Бер исемле ике мәкалә булалмый. Шулай - кагыйдәләргә дә, бу мәкаләләрне кайчандыр язган кешегә төкереп бирәбез булып чыга! --Derslek 20 июл 2011, 15:01 (UTC)[җавап бирү]
Ике алфавитта бер үк темага мәкаләләр бар шул, мәсәлән, Универсиада һәм Universiada. Миңа ул күренеш ошамый, ләкин бернишләп булмый. Берүк алфавитта юнәлтүләргә мин каршы түгел, ә кириллицадан латинга ясауга гына каршы. Яңа баштан башка алфавит кулланып булган темага яңа мәкалә ясау әлегә Татар Википедиясендә рөхсәт (бу күренеш тә миңа ошамый). --Zahidulla 20 июл 2011, 15:10 (UTC)[җавап бирү]

Төп мәкалә

Төркемнәр ясаганда төп мәкаләне язар өчен, {{төп мәкалә|мәкаләнең исеме}} куярга кирәк. Алай уңайлырак һәм дөресрәк була. Шулай ук, {{catmain}} калыбы бар. Аның да эшләү принципы шул ук, бары "төп мәкалә" язуы гына башкачарак. --Айдар Шәйхи (Ajdar) 31 июл 2011, 05:31 (UTC)[җавап бирү]

Сылтамалар

Хәерле кич! Сылтамалар куйганда, аларны бутамагыз, зинһар:

  • Искәрмәләр — текстагы фактларны дәлилләү өчен яки өстәмә мәгълүмат бирү өчен кулланыла. Алар Искәрмәләр бүлегенә {{Искәрмәләр}} калыбы ярдәмендә куела.
  • Чыганаклар — текстта зур өлеш берәр чыганак ярдәмендә язылса, аерым бүлек булдырып урнаштырыла.
  • Сылтамалар — тема буенча өстәмә мәгълүмат биргән ресурска сылтый. Аныд бүлеге иң соңгы куела.

Зинһар, бу бүлекләрне бутамагыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт ;)--Рашат Якуп 8 авг 2011, 17:37 (UTC)[җавап бирү]

Delete

Хәерле көннәр! Әгәр мәкаләне бетерергә кирәк булса, аңа {{Delete|Бетерергә сәбәп}} калыбын куегыз. Буш калган мәкаләләр шул килеш озак та торырга мөмкин, ә болай игътибарны җәлеп итәчәк. Үзегезгә зур рәхмәт! --Zahidulla 21 авг 2011, 09:11 (UTC)[җавап бирү]

Хәерле көн! Мәкаләдә чыганак күрсәтелгән (Санкция — югары инстанциянең берәр нәрсәне раславы, рехсәт бирүе), ә сез аның дөреслеген тикшерергә дисез. Аңламадым ник? Чыганак абруйсызмы? --Zahidulla 30 сен 2011, 06:43 (UTC)[җавап бирү]

Тарихи гаделсезлек. Әлбәттә, чыганагы шиклерәк, биредә мин газетын түгел, авторын әйтәм. Ул бит язганны исбатлап тормый. Янәсе Сталин рөхсәт биргән. Ә нинди шартларда: генсек буларак төзү рөхсәтенә кулын куйганмы, мөселманнар белән очрашып, алар фикерен куәтләгәнме - бу турыда берни юк. Минемчә, болай язсагыз, хәзерге тасма кисәргә килгән түрәләрне мактау шикелле булыр кебек. Ә бу бик яман гаделсезлек, башлап йөрүчеләргә, аксакалларга, төзүчеләргә, спонсорларга карата. --Derslek 30 сен 2011, 16:40 (UTC)[җавап бирү]
Аңладым --Zahidulla 1 окт 2011, 12:27 (UTC)[җавап бирү]

Greetings and Kind translation request for en:Cristina D'Avena into Tatar and Russian

Good evening to you,

I am writing because I saw a comment on the page of our friend Raşat. I do not speak Tatar, but I understand correctly (or close) to Russian. First of all I wish you a happy beginning of the week, which is prosperous and generous. for Cristina D'Avena, is a singer, as I said to our friend and colleague, who raised 3 generations of children and young people, and if you listen to his songs you recently moved, as they are devoted to themes of love and friendship. Federation and is also famous in Russia for what I could understand.

I was wondering if you could kindly translated into Tatar and Russian, the article on the darling of my childhood, in exchange for articles of your interest will translate into Italian, Spanish and Sicilian. your course of a certain response in advance I thank you from the heart, on behalf of Cristina. Thanks again and good night--Lodewijk Vadacchino 3 окт 2011, 17:21 (UTC)[җавап бирү]


P.S. sorry my bad english :)--Lodewijk Vadacchino 3 окт 2011, 17:21 (UTC)[җавап бирү]

Ар ташы

Ник Ар ташы мәкаләсен Арский ташыга күчердегез? Башкортча да Ар ташы була бит. --Marat Vildanov 5 окт 2011, 08:15 (UTC)[җавап бирү]

Сәлам, бу урын исеме кеше фамилиясеннән барлыкка килгән: [[1]]. Гомумән, бу эшне алга таба башкарырга кирәк. Башкорртстанның авылларын да, шәһәр белән район үзәкләрен (алар ни сәбәпледер заливка исемлегенә эләкмәгәннәр); бәлки мөмкинлек булса районннарын да "коярга" кирәк булыр. Әлегә 4,5 ярым мәкаләнең 1 меңе генә эшләнгән. Бу эшкә Илнар бик теләп алынган иде, хәзер менә югалган, хәбәре дә юк. --Derslek 5 окт 2011, 09:06 (UTC)[җавап бирү]
Аңлашылды. --Marat Vildanov 5 окт 2011, 09:17 (UTC)[җавап бирү]
Бик яхшы. ----Derslek 5 окт 2011, 10:40 (UTC) 5 окт 2011, 10:19 (UTC)[җавап бирү]

Article requests

Hi! Do you do article requests? If so, would it be alright if you made a short Tatar article about the en:Interstate Aviation Committee (ru:Межгосударственный авиационный комитет)?

Thanks WhisperToMe 31 окт 2011, 00:56 (UTC)[җавап бирү]

Администраторлык

Хөрмәтле Derslek, ике администратор үз вазифасыннан китте, шул сәбәпле без Рашат Якупов белән киңәштек тә сезгә Татар Википедиясенең идарәчесе булырга тәкъдим итәргә булдык. Сез моңа ризамы? Ризалык белдерсәгез, шунда ук тавыш бирү оештырырбыз. --Marat Vildanov 4 ноя 2011, 18:21 (UTC)[җавап бирү]
Берәр фикергә килдегезме? --Marat Vildanov 5 ноя 2011, 12:19 (UTC)[җавап бирү]

Башкортстан, Спорт порталларын үз өстемә алырга риза. --Derslek 5 ноя 2011, 12:39 (UTC)[җавап бирү]
Юк, аңлашылып бетмәде ахрысы. Сезгә администратор булырга тәкъдим итәбез. Администратор ул кулланучыларны тыю, битләрне бетерү һ.б. хокукларга ия булган кулланучы. --Marat Vildanov 5 ноя 2011, 12:51 (UTC)[җавап бирү]
Мин риза.--Derslek 5 ноя 2011, 14:31 (UTC)[җавап бирү]

Идарәчелек

Тавыш бирү нәтиҗәсендә Сезгә Татар Википедиясе идарәчесе вәкәләтләре бирелде. Тәбриклим! Администраторның гадәти эшләре: яңа мәкаләләрне тикшерү, яңа әгъзаларны сәламлау, булган бәхәсләрне, сайлауларны алып бару. Сорауларыгыз булса, рәхим итеп миннән сорый аласыз. Уңышлар =)--Рашат Якуп 19 ноя 2011, 19:08 (UTC)[җавап бирү]

Хаталар өстендә эш

Хөрмәтле Derslek! Сезнең мәкәләләрне төзәтә башладым. Игътибарлы булыгыз, башкырт түгел - башкорт! Бер ничә урында башкортлар|башкырт дип язасыз. --Саган 21 ноя 2011, 13:56 (UTC)[җавап бирү]

Башкырт итеп язу - әдәби түгел, ләкин татар теленең фонетикасына туры килә.

Ышанычлы чыганаклар булган мәкаләләрдә үзгәртүләрегез кире кайтарылды. Әгәр Октябрь революциясе китергән беренче үзгәрешләрне чагылдырган Халык санын алу-1920 авыл халкын татар итеп теркәткән икән, 2002 елда «авыл халкының 38 проценты башкорт дип теркәлгән» (димәк үз теләге белән) дип язу урынсыз булып чыга. Әле бит соңгы СССР хисаплары бар. Алары да «теркәтелгән», «яздырылган» дип язарга нигез бирә. Тагын бер тапкыр кабатларга туры килә: Башкортстан буенча 2002 елда узган халык санын алу нәтиҗәләре ышанычлы чыганак санала алмый. Әлбәттә, тулысы белән түгел, бәхәсле хәлләр килеп чыкканда. --Derslek 21 ноя 2011, 16:35 (UTC)[җавап бирү]

Википедиядә әдәби телдә язырга кирәк. Башкортстан буенча 2002 елда узган халык санын алуны Русия хөкүмәте үткәрде, Башкортостан түгел. Башкортстан буенча 2002 елда узган халык санын алу нәтиҗәләре гамәлдән чыккан дип рәсми рәвештә игьлан итсәләр, икәүләп төзәтербез. Имеш-мимеш хәбәрләр язу өчен шәхси сайтлар һәм форумнар бар. Алар бик күпләр, аллага шөкер, озак яшәсеннәр! Башыңа нинди уй килә, шуны язасың. Үкенечкә карша Википедия андый урын түгел, сезгә бер мәртәбә аңлаттылар бит Урал-батырда. Башкорт сүзен куш тырнаклар эченә алу кирәкми. Ихтирам белән --Саган 21 ноя 2011, 17:37 (UTC)[җавап бирү]

Бу сез әйтмешли, «имеш-мимеш» түгел. Нәтиҗәләрен демографлар шик астына куя.[2][3] Русия Федерациясе үткәрсә дә, мәглүматны Башкортостанстат туплап биргән бит. Бер ел узуга 900 мең ялган сайлау бюллютене белән тотылган хөкүмәткә[чыганагы?] нинди ышаныч булсы ди, әй! Бәхәсләшегез, аргументлар булса, берәү дә сезне тыярга җыенмый.--Derslek 21 ноя 2011, 17:56 (UTC)[җавап бирү]

Тыгын бер тапкыр:

« Имеш-мимеш хәбәрләр язу өчен шәхси сайтлар һәм форумнар бар. Алар бик күпләр, аллага шөкер, озак яшәсеннәр! Башыңа нинди уй килә, шуны язасың. Үкенечкә карша Википедия андый урын түгел... »

Халык санын алу нәтиҗәләре көчендә кала. Андый исәпләүләргә җавап бирделәр ич, переписның бер ягын гына күрсәтәләр дип. Әгәр Габдрафиковның кармагына эләккәнсез икән, аны ышанычлы чаганак дип кабул итәсез икән, әйдәгез Рувикины төзәтегез аның исәпләүләре нигезендә."Чавкающие из под воротни шафки"

дип әйтте аның турында Хамитов (Пресс-конференция Рустэма Хамитова: "100 дней в должности" ).

Күптән түгел интернетта укып утырдым. Җитди генә социологик институт исәпләп чыгарган: Русияда 2009 елгы исәп алу дөрес тугел, 143 млн кеше түгел,120 млн гына. Елда 1 млн кеше үлә, 20-25 елдан бер Русия кешесе дә калмый. Китергән аргуменлары ышанырлык (ЗАГС, миграция һ.б.). Андый сайтлар бик күп, узегез дә табып укый аласыз, "Россия вымирает" дип язсагыз (Россия процветает дип язырга була). Моның нигезендә берәүдә халык санын алу шик астына дип Википедияга язып куймый, Госкомстат булганда.

Төзәтүләр көрәше булмасын өчен Стәрлетамак мәкәләсен тәртипкә китерегез, зинһар өчен. --Саган 23 ноя 2011, 09:57 (UTC)[җавап бирү]

Бу мәкалә Стәрлетамак турындагы бердәнбер татарча язмага нигезләнеп язылган. Минемчә бераз хискә бирелеп һәм орфографик хаталар белән язылган булса да, шактый ышанычлы чыганак. Әгәр өстәмә чыганаклар тапсагыз - рәхим итеп үзгәртегез.--Derslek 23 ноя 2011, 15:39 (UTC)[җавап бирү]

Я, әйтегез, кай җирдә мин Җанисәп мәглүматларын гамәлдән чыгарганмын? Минем тарафтан язылган һәр торак пункт өчен милли состав мәгълүматлары соңгы Җанисәп буенча китерелгән. Мөнәсәбәтемне белдергәндә һәрвакыт берәр чыганакка нигезләндем (сылтамаларга игтибарлырак булыгыз, зинһар - мәс. Ямады, Истәк).

Барча үзәк телеканаллардан яктыртылган хәбәрне шик астына куйдыгыз. Мәхкәмә гаеплеләрне тапкан, җәзага тарткан — сезгә бер дә килешми белмәмешкә салышу. Бу гамәл сезне яхшы яктан сыйфатламый. Уңайны гына ишетергә һәм кабул итәргә өйрәнгәнсез шикелле. Мине бер нәрсә борчый - сез Башкортстан хөкүмәтенең рәсми позициясен безгә тагарга тырышасыз шикелле. Бер дә юкка түгел сез Башкортстан президенты Хәмитовның бер бәйсез эзләнүчене эттән алып эткә салган цитатасын китердегез. Башкача аңлата алмыйм ул дорфа, надан сүзләрне кабатлавыгызны. --Derslek 23 ноя 2011, 15:30 (UTC)[җавап бирү]

Куелган сорауга жават бирәсе урынга сүзне башта бер якка, соңыннан икенче якка борасыз, мине гаепләргә тырышасыз. Башкортстан хөкүмәтенең рәсми позициясен тагарга тырыша дип уйласыгыз (мин үзем бу турыда белмим, сез беләсез), төпле ялгышасыз. Һәрвакыт дип яйтмим, әммә башкырт, "башкорт", башкорт дип яздартканнар дип кыстырып калырга тырашасыз (карагыз тарих битен Истәк)--Саган 25 ноя 2011, 07:14 (UTC)[җавап бирү]
Кайсы сорау ул? --Derslek 25 ноя 2011, 16:15 (UTC)[җавап бирү]

Яңадан укып чыгыгыз.

Сер булмаса, Күгәрчен (Күгәрчен районы) мәкәләсендә Казан татарлары турында һәм мәгариф турында мәгълүматне каян аласыз, бер сылтанма да эшләми. Тагы ялгыш юл эзлисезме? --Саган 30 ноя 2011, 09:31 (UTC) Чагыштырап карау өчен: Уфаген һәм Кызыл таң[җавап бирү]

Википедиянең кайсы кагыйдәсен боздым, ни өчен җавап бирергә теләмисез? Кисәтү астындагы язуларны ни өчен бетереп торасыз? Ни үчегез бар? --Саган 7 дек 2011, 05:32 (UTC)[җавап бирү]

Сезнең белән аралашу болай да тыгыз вакытымны гына алып тора. Соңгы вакыйгаларны гына алам. Сезнең кертемегез, бер-ике кыска һәм бик кыска мәкаләне санамаганда, минем язганнарга бәйләнү, гап-гади фактларны танымауга һәм тигез урында низаг китереп чыгаруга кайтып кала. Кыскасы, «Артабангы бәхәс мәгънәсезлек». Үз сүзегезне кабатларга мәҗбүрмен, чөнки сез бу нәтиҗәгә беренче килдегез (әмма бәхәсләшүне туктамадыгыз).--Derslek 10 дек 2011, 09:33 (UTC)[җавап бирү]

Дөрес аңлагансыз, мин монда сез җәелдергән эшкә (икенче халыкны мыскыллау, ике халыкны маңгайга-маңгай берелештеү, фактларны өзеп-йолкып бирү һ.б.) әз генә булса да тоткарлык булу өчен килдем. Әгәр дә шул эшегезне туктатып дусларча мөнәсәбәттә һәм нетраль карашта булган мәкәләләр язсыгыз, бәхәсне туктатабыз да — икебез дә башка файдалы эш белән булабыз.--Саган 10 дек 2011, 13:05 (UTC)[җавап бирү]

Шәхеснең милләтен ничек билгелисез? ----Саган (обсуждение) 6 мар 2012, 05:13 (UTC)[җавап бирү]

Башбит: Вакыйгалар

Хәерле тәүлек вакыты! Игътибар итегез, зинһар, Башбиттәге Вакыйгалар бүлеген тулысынча тутырырга кирәкми, аның аркасында Башбитнең гомуми күренеше бозыла. Иң яхшы мисал — бу.--Рашат Якуп 15 дек 2011, 20:11 (UTC)[җавап бирү]

Tatarça törläneş

Hörmätle Derslek! Min Törekçä häm İnglizçä Vikisüzlektä kullanuçıman. Bu bitlärgä (1 häm 2) bağarsızmı? Törläneşlär (İnglizçä "declension") turımı? 95.8.240.223 6 фев 2012, 20:34 (UTC)[җавап бирү]

Конференция

Бу бәхәскә игътибар итегезче.--Рашат Якуп (обсуждение) 11 мар 2012, 15:30 (UTC)[җавап бирү]

HotCat

Создайте Кулланучы:Derslek/vector.js со следуюшим текстом (без тега <pre> и </pre>):

window.hotcat_translations_from_commons = true;
if ( mw.config.get( 'wgServer' ).indexOf('https://') == 0 ) {
        mw.loader.load( 'https://secure.wikimedia.org/wikipedia/commons/w/index.php?title=MediaWiki:Gadget-HotCat.js&action=raw&ctype=text/javascript' );
} else {
        mw.loader.load( 'http://commons.wikimedia.org/w/index.php?title=MediaWiki:Gadget-HotCat.js&action=raw&ctype=text/javascript' );
}

Vago (обсуждение) 19 мар 2012, 07:11 (UTC)[җавап бирү]

Request

Вы можете создавать статьи о Леди Гага, Шайла Стайлз, Ники Минаж, Юлия Тимошенко, и Гурбангулы Бердымухамедов? Спасибо. --GNA 847 (обсуждение) 31 мар 2012, 09:57 (UTC)[җавап бирү]

4 more to go! --Yuri Venlaykov (обсуждение) 24 апр 2012, 10:16 (UTC)[җавап бирү]

ботозаливка

Хәерле кич! Нишләп без ТатВикида мәкаләләр санын арттыру өчен ботозаливкалар кулланмыйбыз соң (м-н, казакълар бик актив кулланалар бит)? Елгаларны, күп кенә торак пунктларны (Русия, Украина, Ирландия, Франциянекен м-н) коеп булыр иде. Әлбәттә гомум сыйфат кимиячәктер дә, әмма зуррак санлы булу матур күрсәткеч бит.

Моның өчен, сәхифәләр кою өчен, ничек эшләргә кирәген белмәсәм дә(хотя үрәнеп була) тәрҗемәне акрын гына үзем дә башкарыр ием. --Ilnur efende (обсуждение) 5 май 2012, 16:29 (UTC)[җавап бирү]

Үзебезнең Википедия бер ел эчендә ботлар ярдәмендә яхшы гына үскән. Мисаллар бар: Татарстан, Башкортстан авыллары (соңгысы ярты юлда калды), Советлар союзы герое категориясе. Алга таба да эшләү кирәк. Ләкин бер шарт белән - мәкаләләрнең яхшыру перспективасы булырга тиеш. --Derslek (обсуждение) 5 май 2012, 16:58 (UTC)[җавап бирү]
Кызганычка, сез Saint Johann әлегә хаклы. Татарча Википедияне башка якларга да үстерәсе кирәк!!! Шулай да, безгә торак пунктлар турында мәгълүмат кирәкми дигән сүз түгел... Бу егетләр бу ягын карап торса, рәхмәт. Без исә башка якларына карарбыз. Frhdkazan (обсуждение) 6 май 2012, 03:00 (UTC)[җавап бирү]
"казакълар курыкмый бит тирәнлек төшә дип, бертөрле, бәлки кирәксез, мәкаләләр генә дип. Өстәвенә ул төп күрсәткеч түгел."--87.117.174.91 6 май 2012, 15:54 (UTC)[җавап бирү]
Килешми булмас.Айдар әйткәнчә 50-100 мең мәкалә булгач кына, ботозаливкаларны үткәрергә мөмкин булачактыр. --Ilnur efende (обсуждение) 7 май 2012, 11:55 (UTC)[җавап бирү]

Википедия бүләкләре

Википедия бүләкләре темасына күз салыгызчы. Сездән адресны көтәм (rashat_Kazan@mail.ru-га языгыз).--Рашат Якуп (обсуждение) 9 июл 2012, 14:00 (UTC)[җавап бирү]

DerslekBot

Исәнмесез! «DerslekBot» исемле яңа кулланучы теркәргә киңәш итәм, аннары аңа бот статусы да биреп булачак. --Zahidulla (обсуждение) 10 июл 2012, 14:48 (UTC)[җавап бирү]

Калып:Байрак/Алмания

Калып битендә башка калыпка юнәлтү булгач, ул дөрес итеп эшләми. --Mansur321 (обсуждение) 8 авг 2012, 16:56 (UTC)[җавап бирү]

Эшли бит: Алмания байрагы - Алмания байрагы, Алмания байрагы - Германия байрагы.--Ilnur efende (обсуждение) 8 авг 2012, 17:06 (UTC)[җавап бирү]

...ок --Mansur321 (обсуждение) 8 авг 2012, 17:19 (UTC)[җавап бирү]