Мөхәммәт Садри
Мөхәммәт Садри | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов |
Туган | 31 май 1913 Казан |
Үлгән | 27 март 1999 (85 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Һөнәре | журналист |
Мәхәммәт Садри — татар шагыйре.
Тәрҗемәи хәле
Мөхәммәт Садретдинов 1913 елның 31 маенда Казанда туа. Кече яшьтән ятим калып, әүвәл — әбисендә, аннары балалар йортында тәрбияләнә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, заводта слесарь булып эшли. Мәскәүдә театр институтында югары белем ала. Шуннан соң Татарстан Министрлар Советының Сәнгать эшләре идарәсендә фәнни эш белән шөгыльләнә.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан кайткач, башта – Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, аннары “Кызыл Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.
М. Садри ФЗӨ мәктәбендә укыган елларда яза башлый. Беренче шигъри җыентыгы 1932 елда дөнья күрә. Хәзерге вакытта аның ике дистәгә якын җыентыгы бар. 50гә якын шигыренә күренекле композиторлар көй язган.
Шагыйрь очерклар, аерым язучылар иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләре дә язды, рус һәм тугандаш халыклар әдәбияты вәкилләренең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итте.
Мөхәммәт Садри 1999 елда вафат булды.