Эсперанто
Эспера́нто (Esperanto) — иң киң таралган ясалма тел. Тел 1887 елда 10 ел эштән соң Варшава табибы Людвиг Заменһоф тарафыннан эшләнде. Заменһоф псевдонимы Эсперанто («Өмет итүче») исә тел исеменә әйләнде.
Эсперанто | |
Үзисем: |
Esperanto, Lingvo Internacia |
---|---|
Күзәтүдә тора: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
Эсперантоны туган тел дип санаучылар: (2004 елда санау буенча) 1000 гаилә hәм анда туган чама белән 2000 бала; |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
эсп 845 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Бүгенге көндә эсперанто телендә төрле чыганаклар буенча берничә дистә мең кешедән 2 миллион кешегә кадәр сөйләшә.
Эсперанто теле универсаль халыкара тел буларак ясалды. Эсперанто әлифбасы латин әлифбасына нигезләнгән. Аның 28 хәрефе бар: A, B, C, Ĉ, D, E, F, G, Ĝ, H, Ĥ, I, J, Ĵ, K, L, M, N, O, P, R, S, Ŝ, T, U, Ŭ, V, Z.
Тарих
үзгәртүЭсперанто 1870 еллар ахырында поляк табибы Людвиг Заменhоф тарафынан иҗат ителә башлады. Эсперанто телен уйлап чыгару 10 елга якын вакыт алган, шул вакытта әдәби әсәрләр һәм шигырь��әр иҗат ителгән. 1887 елда Варшава шәһәрендә эсперанто теленең грамматика әсбабы басыла. 50 ел эчендә тел Россия империясе һәм Көнчыгыш Европага, аннары Америкага, Кытайга һәм Япониягә тарала. Телнең максаты — Европа илләрендәге халыкларны берләштерү. Дин һәм тел ягыннан каршылклар килеп чыкмасын өчен, барысы да бер-берсен аңласын өчен ясалган махсус тел.
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Эсперанто: a, b, c(үле сылтама) (төр.)
- Рустелле эсперанто чыганаклары 2009 елның 21 февраль көнендә архивланган. (рус.)