Хөрмәт Билгесе ордены
Хөрмәт Билгесе ордены – ССРБ нең дәүләт бүләге. 1935 елның 25 ноябрендә ССРБ нең Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан кабул ителгән.
Хөрмәт Билгесе ордены | |
---|---|
Ил | |
Төр | орден |
Кемгә бирелә | шәхесләргә, оешмаларга, шәһәрләргә, республикаларга |
Кем бирә | ССРБ Үзәк Башкарма Комитеты, ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 26 ноябрь 1935 (А. Тилләбаев, Ташкәнт) |
Соңгы бүләкләү | 21 декабрь 1991(А.Я. Литвин, Белгород) |
Бүләкләүләр саны | 1 580 850 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | III дәрәҗә “ССРБ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены |
Кечерәк бүләк | “Шәхси батырлык өчен” ордены |
1991 елга кадәр 1 млн 581 мең тапкыр бүләкләү очрагы теркәлгән.
Тасвирлама.
үзгәртүРәссамы – Дмитрий Семен улы Галядкин.
Көмештән ясалган. Орден як-яклары имән яфраклары белән каймаланган овал итеп эшләнгән, уртада кулларына, симметрияле итеп, “Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!” дигән язулы кызыл байраклар тоткан эшче ир-ат һәм хатын-кыз сыннары урнаштырылган.
Өстә – кызыл йолдыз фонында “ССРБ” дип, аста “Хөрмәт Билгесе” дигән язулар бар. Байраклар һәм йолдыз куе кызыл эмаль белән капланган, байракларның таякларына һәм язуларга алтын йөгертелгән. Калган урыннары оксидлаштырылган.
Биеклеге – 46 мм, киңлеге -32,5 мм.
Тарих.
үзгәртү- 1 нче санлы орден белән Артыкбай Тилләбаев (Үзбәкстан ССРның Ташкәнт өлкәсе мамык игүче “Батыр” күмәк хуҗалыгының рәисе) бүләкләнә.
- Оешмалардан беренче булып,Макеевка шәһәренең С.М.Киров исемендәге металлургия заводының 2 нче санлы мартен цехы эшчеләре.
- М.В. Фрунзе исемендәге Кызыл Армия Үзәк Йортының җыр һәм бию Ансамбле артистлары 1935 елның 26 ноябрендә Хөрмәт Билгесе орденының беренче кавалерлары булдылар.
- Иң соңгы булып, 1991 елның 21 декабрендә Анатолий Яков улы Литвин (Белгород цемент заводы директоры) бүләкләнә.
- 1988 елның 22 августында Хөрмәт ордены итеп үзгәртелә.[1]
Бу кызыклы.
үзгәртүОрден белән бүләкләнгән шәһәрләр арасында Татарстанның Бөгелмә шәһәре дә бар.
Чыганаклар
үзгәртү1. Н.Черников. Награды Родины. Казан, 1975 ел, 38 бит.
2. Колесников Г. А., Рожков А. М. Ордена и медали СССР. Мәскәү, 1983 ел.
3. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. Мәскәү, 1982 ел.
4. Сборник законод��тельных актов о государственных наградах СССР. Мәскәү, 1984 ел.
5. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996 ел.
6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. Мәскәү, 2005 ел.
7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. Мәскәү, 2006 ел.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы 22.08.1988 № 9440-XI http://www.lawmix.ru/docs_cccp/?id=1923