Рәмис Латыйпов
Рәмис Латыйпов ― журналис��, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасының, «Татмедиа» АҖ филиалы «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2023)[1]. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2024 елдан)[2].
Рәмис Латыйпов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәмис Нурмөхәммәт улы Латыйпов |
Туган | 11 июнь 1977 (47 яшь) Яңа Әтнә[d], Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | журналист |
Эш бирүче | Интертат һәм Татар-информ |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1977 елның 11 июнендә Арча районы хәзер инде юкка чыккан Яңа Әтнә (хәзер Әтнә районына кергән Яңа Әтнә авылы түгел) авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә, 1994—1997 елларда Арча педагогия көллиятендә укый. 2004 елда КДУ нын журналистика факультетын тәмамлый. 1998—2005 елларда ТРК "Эфир"да редактор һәм корреспондент булып эшли. 2004—2005 елларда «Татарстан» журналында, 2005—2016 елларда ТНВ да «7 дней» тапшыруында эшли. «Татарстан», «Чаян» журналларында, «Ирек мәйданы», «Татарстан яшьләре», «Безнен гәҗит», «Отражение», «Акчарлак» газеталарында мәкаләләре басыла. 2016 елдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, 2017 елдан «Интертат» сайты, "Атна вакыйгалары"газетасының да баш редакторы.
Журналистикадан башка буш вакытында урманнарда кырмаска ояларын эзләп, шуларны үлчәп йөри. 2019 елның октябрь аенда Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы чыршы урманында Россиянең иң зур кырмыска оясын тапкан. 2020 елның октябрендә бу кырмыска оясы рекордлар китабына кертелде һәм шул хакта таныклык бирелде.[3]
«Казан утлары» журналының 2020 елның июль санында «Салдат мәхәббәте» дигән хикәясе басылган.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2020 елның 23 декабрендә «Ярдәм» фонды медале белән бүләкләнгән.[5]
- 2023 елның апрелендә «Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә оештырган «Бу заман шундый заман ул…» әдәби бәйгесе җиңүчесе ― «Повесть» номинациясендә («Чәчәк» әсәре белән).[6]
- 2023 ― Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре[7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Журналист Рәмис Латыйповка атказанган матбугат хезмәткәре мактаулы исеме бирелде. Татар-информ, 2.02.2024
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар. Татар-информ, 06.02.2024
- ↑ «Татар-информ» журналисты, иң зур кырмыска оясын табып, Россия рекорды теркәде. «Татар-информ» 22.10.2020
- ↑ Салдат мәхәббәте (новелла)
- ↑ Шамил Садыйков һәм Рәмис Латыйповны «Ярдәм» фонды җитәкчесе медаль белән бүләкләде
- ↑ Гөлназ Хәбибуллина. «Татар-информ» татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әдәби бәйгедә җиңде. Татар-информ, 14.04.2023
- ↑ "Татар-информ"ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка мактаулы исем бирелде. Татар-информ, 13.06.2023