Мәхмүт Ваһапов
Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов (20 апрель 1955 ел, СССР, ТАССР, Казан) - рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Мәхмүт Ваһапов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов |
Туган | 20 апрель 1955 (69 яшь) ТАССР Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] |
Һөнәре | рәссам |
Эш бирүче | Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Казан дәүләт мәдәният институты |
Биографиясе
үзгәртү1955 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә туа.
1974 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.
1985 елда В. И. Суриков исемендәге МДХИ тәмамлый (укытучылар: В. Е. Артамонов, Д. К. Мочальский, Г. Г. Королев).
1985 елдан рәсем сәнгате һәм композиция укыта.
1995 елдан - Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры.
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Россия Рәссамнар Берлеге Әгъзасы.
Казан шәһәрендә яши һәм эшли.
Гаиләсе
үзгәртүАның әти-әнисенең драматик язмышы була: Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә алар үз парларын югалткан, аларның балалары беренче никахларыннан калган. Мәхмүт Әхәт улының әти-әнисе Казанда танышкан, өйләнешкән, ике уллары туган[1].
Эшләре
үзгәртүЭшләре Казан музейларында һәм Бельгия, Франция, Германия, Польша, Испания һәм АКШ музейларында урнашкан.