Миллениум күпере
Миллениум күпере яки Меңьеллык күпере (рус. Мост Миллениум) — Казансу аша төзелгән вант күпере, Казанның иң биек күпере. Әмирхан проспектын Вишневский урамы белән тоташтыра һәм Кече Казан боҗрасының өлеше булып тора.
Миллениум күпере | |
---|---|
Кисеп үтә | Казансу |
Урнашу | Казан |
Кем/нәрсә хөрмәтенә аталган | Казанның меңьеллыгы |
Корылыш тибы | вант күпере |
Озынлык | 835 метр |
Ачылган | 29 июль 2005 |
Исеме Казанның Меңьеллыгы хөрмәтенә бирелгән.
Тарих
үзгәртүКүпер корылышы 2004 елда башланган, ә аның беренче чираты 2005 елның 29 июнендә ачылган. Тулысынча 2007 елның 30 августында ачылган.
Кызыклы фактлар
үзгәртү- Милленум күпере төзелгәнче һәм аның төзелешеннән соң кайбер вакытта (1999—2009 еллар) теге ярына күчү өчен якында урнашкан Толстой урамына чыгучы понтон күпер кулланылган.
- Төзелеш кыйммәте 3,4 миллиард сум тәшкил иткән.[1]
- Күпер шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе булып санала, ул льготалы электрон карталарда сурәтләнгән.
Галерея
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мост "Миллениум" стоимостью 3,4 млрд ру�� введен в эксплуатацию в Казани. әлеге чыганактан 2012-03-03 архивланды. 2010-06-25 тикшерелгән.
Казанның истәлекле урыннары | ||