Кырымчак теле
Кырымчак теле (үзатамасы Кърымчах тыльы) — кырымчаклар теле, төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Угыз төркеме тәэсире зур (аеруча фонетика һәм лексика өлкәләрендә). XIX гасырга кадәр үзатамалары «чагатай» булган.
Кырымчак теле | |
Үзисем: |
Кърымчах тыльы |
---|---|
Илләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
101 |
Дәрәҗә: | |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: |
— |
ISO 639-3: |
Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Кырымда 6 мең кырымчак яшәгән. 1941—1944 елларда, алман окупациясе вакытында, яһүдләр белән бергә күпләп үтерелделәр (кырымчаклар яһүд динен тоталар). Сугыштан соң якынча 1 мең кеше кырымчак телен белгән. Хәзерге вакытта, әлеге телне туган тел дәрәҗәсендә фәкать берничә кеше белә (2004 елда алар арасында булган Давид Реби кырымчак теленә багышланган хезмәтен чыгара), 100гә якын кеше аралаша ала. Тел юкка чыгу дәрәҗәсендә.
Татар теле белән чагыштыру
үзгәртүКырымчак теле | Татар теле | Tatar tele |
Kılıç | Кылыч | Qılıç |
Arıslan | Арыслан | Arıslan |
Yulduz | Йолдыз | Yoldız |
Yaş | Яшь | Yәş |
Yol | Юл | Yul |
Yanhı | Яңа | Yaña |
Yel | Җил | Cil |
Tülkü | Төлке | Tölke |
İmırtha | Йомырка | Yomırqa |
Taş | Таш | Taş |
Altın | Алтын | Altın |
Tengiz | Диңгез | Dingez |
Kumuş | Көмеш | Kömeş |
Suv | Су | Suw |
At | Ат | At |
Agaç | Агач | Ağaç |
Yeşil | Яшел | Yәşel |
Язу
үзгәртүБашлыча, кырымчаклар арамей язуын куллансалар, 1930 нчы елларда латин әлифбасы кабул ителә. 1990 елларда кирил әлифбасы нигезендә әлифба төзелә:
A a | B ʙ | C c | Ç ç | D d | E e | F f | G g |
H h | I i | J j | Ь ь | K k | Q q | Ƣ ƣ | L l |
M m | N n | N̡ n̡ | O o | Ɵ ɵ | P p | R r | S s |
Ş ş | T t | U u | Y y | V v | Z z | Ƶ ƶ |