Зөлфәт

шагыйрь, журналист

Зөлфәт, чын исеме Зөлфәт (Дөлфәт) Госман улы Маликов (1947 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мөслим районы, Яңа Сәет2007 елның 16 апреле, РФ, ТР, Казан) ― шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Тукай (2000) Муса Җәлил (1988), Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты.

Зөлфәт
Туган телдә исем Дөлфәт Госман улы Маликов
Туган 3 гыйнвар 1947(1947-01-03)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мөслим районы, Яңа Сәет
Үлгән 16 апрель 2007(2007-04-16) (60 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ / Татарстан байрагы Татарстан
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Муса Җәлил премиясе
Шәйхи Маннур премиясе
Сайт http://zolfat-site.narod.ru/

 Зөлфәт Викиҗыентыкта

Яшь чагы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1947 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 19651969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең «Язмышлар ярында» һәм «Утлы бозлар» дигән ике китабы басылып чыга. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла. Бу сыйфатлар аның лирик монологларында, балладаларында («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Кайгы турында баллада», «Йодрык» һ. б.) Һәм, 1982 елны «Казан утлары» журналында дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелектә шагыйрьнең иҗади эзләнүләр юлындагы яңа бер уңышы итеп бәяләнгән «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» исемле поэмасында аеруча ачык гәүдәләнә.

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.

1985 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең урысча тәрҗемәдә «Осенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты.

Зөлфәт 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

2022 елның 24 маенда Казанның Татарстан урамында шагыйрь яшәгән 7нче санлы йорт диварында истәлек тактасы ачылган [2].

Шулай ук карагыз

үзгәртү
 
Викиөзек эчендә Зөлфәт темасы буенча бит бар

Чыганак

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү